Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кәбестә нигә карала?

Бу авы­ру со­су­дис­тый, сли­зис­тый бак­те­ри­оз дип ата­ла. Авы­ру­ны кә­бес­тә яра­та тор­ган корт­лар, бө­җәк­ләр, яң­гыр та­ра­та.

Кәбестәгә бу чир эләккән икән, бу урынга кәбестәне яңадан 4-5 елсыз утыртырга ярамый. Уңышны җыйгач, бөтен чүпләрне, кәбестәнең бер тамырын да калдырмыйча җыеп алырга, җирне тирән итеп казып чыгарга кирәк. Аннан соң куе итеп көл белән хлорная известь сибәргә кирәк.
Мондый кәбестәдән орлык ясарга ярамый. Бу бактерияга каршы тора торган F1 сортлы кәбестәләр утыртырга кирәк. Кәбестәне утырткач, азот кергән ашламалар сибелә. Кәчәннәр барлыкка килгәч, андый ашлама сибүне туктатырга кирәк. Азот күп керсә, кәбестә яфракка үсә башлый, яыраклар сусылга әйләнә һәм бу бактерия тарала. Шуңа күрә кәчән барлыкка килгәч, фосфор, калий кергән ашлама сибә башларга кирәк.
10-14 көн үткән саен кәбестәнең үзенә һәм җиренә көл сибеп торсагыз да була. Көл тирәнрәк керсен өчен астын йомшартып торырга кирәк.
Тиресне күп кертмәгез, анда азот күп.

Фото: organic-fertil.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт