Орлыклар яхшы шытсын өчен...
Киңәш-табыш

Орлыклар яхшы шытсын өчен...

Орлыкларны тозлы суга (1 литр суга 30 грамм тоз) салып, аларның бушмы-түгелме икәнлеген белеп була.

Помидор, борыч, кыяр орлыкларын утыртыр алдыннан 15 минутка марганцовкалы суга салыгыз. Ә аннары су белән чайкатып, киптереп алыгыз. Петрушка яхшы чыксын өчен утыртыр алдыннан орлыгын бераз сөттә тотарга кирәк. Борчак һәм фасольне утыртырга 9 көн кала җылы көнбагыш маена салып тотарга кирәк. Аннары алып, киптереп, утыртырга да була. Орлыкларны тозлы суга (1 литр суга 30 грамм тоз) салып, аларның бушмы-түгелме икәнлеген белеп була. Буш орлыклар өскә калка, аларны чәчмәвең хәерле.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев