Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

ӨЙДӘГЕ ИҢ ПЫЧРАК 9 УРЫН

Безнең өчен өйдә иң пычрак урын идән кебек. Шуңа көнгә икешәр кат идән юып алган кешеләр бар. Ә башка урыннарга безнең кулдагы чүпрәк бик сирәк тия. Тик юкка! Тузан, дым, начар ис – сәламәтлеккә зур зыян сала. Әйдәгез, ул урыннарны барлап карыйк.

1. Савыт-саба юа торган губка 
Анда  бактерияләрдән кала, сальмонелла һәм эчәк таякчыклары булырга мөмкин. Шуңа  губканы атнага бер тапкыр алыштыру хәерле.  

2. Сөлге 
Алардан әз генә булса да  ис килә икән – алыштырыгыз.  Начар ис –бактерияләрнең актив таралу билгесе.  

3. Пульт 
Сез аны әби-бабайлар кебек пакетка ураган килеш кулланасызмы, монысы мөһим түгел, нәтиҗә бер генә: ул бик тиз пычрана, анда бик кечкенә бөҗәкләр дә ояларга мөмкин. Пульт кнопкаларын  антибактериаль салфеткалар белән сөртегез.  

 4. Йорт хайваннары йөргән урыннар 
Читлеге, ятагы, тырнак кайрау җиһазлары – бактерия тарату чыганаклары.  Аларны даими рәвештә юып торырга кирәк.  

 5. Келәм 
Келәм идәндәме ул, дивардамы пычрак һәм тузан гына түгел, бактерияләр дә җыя. Аны елга кимендә ике тапкыр чистарту зарур.  

6. Ут сүндергечләр, техникадагы тоткычлар  
 Бактерияләр өчен  иң кулай урын! Һәр көнне сөртеп алу шарт! 

  7. Теш щёткасы  
Микроорганизмнар таралмасын өчен, даими рәвештә юып торырга кирәк. Алай гына да түгел, ай саен алыштыру гадәтен дә кертегез. 

8. Кухня такталары 
Яшелчә турый торган такталар  – бактерияләр  чыганагы. Ә ит белән балык турый торганы – бактерия оясы. Шуңа да кухняда  һәр продукт өчен аерым такта тоту хәерле.  Ризык әзерләгәннән соң, кәстрүлдән битәр, аларны  җентекләп юу мөһим.  

  9. Суыткыч  
Суыткычны берничә ай юмый торасың икән,  киштәләре ризык калдыклары белән тула. Начар ис килә башлый. Ә бу исә  бактерия таралуның беренче билгесе. Шулай булгач, суыткычка куелган ризык та тизрәк бозыла башлый.  

 

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8626

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X