Сирень буын сызлавын баса!
Киңәш-табыш

Сирень буын сызлавын баса!

Сирень куаклары чәчәккә төренде.

Димәк, аңардан бик шәп төнәтмә ясар вакыт җитте. Ул буыннары сызлаудан җәфаланучылар өчен яхшы һәм сыналган дәва булачак.
Төнәтмә болай әзерләнә: 0,7 литрлы банкага  сирень чәчәкләрен тыгызлап тутырыгыз һәм өстенә савыт тулганчы аракы коегыз. Аннары, капкачын ябып, караңгы урынга 20-30 көнгә алып куегыз. Бер айдан соң сыекчаны сөзеп алырга кирәк. 
Сирень төнәтмәсе белән төнгелеккә сызлаган аякларыгызны уыгыз. Файдасын үзегез дә тоярсыз. 
Искәрмә: төнәтмәне эчәргә ярамый! Аны бигрәк тә балалар кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Сәламәт булыгыз!

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/siren-buyn-syzlavyn-basa/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев