Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тешләр, уртлар өчен нәрсә файдалы

Тешләрнең сәламәтлеге турыдан-туры туклануга бәйле. Бер азык тешләрне бозса, икенчесе тешләрне чистарта, эмален ныгыта.

Тешләр, уртлар өчен файдалы:

1. Сөт, сыр, эремчек һәм башка сөт ризыклары. Сөт продуктлары безнең организмга кальций һәм фосфор бирә. Болар сөякләрне һәм тешләрне ныгыту өчен кирәк минераллар.
2. Чи, каты яшелчәләр һәм җимешләр. Алар тешләрне калган азыктан чистарта, уртларны ныгыта.
3. Майлы балык, йомырка, гөмбә. Бу продуктлар D витамины чыганагы, ә D витамины кальций һәм фосфорны үзләштерергә ярдәм итә.
4. Су. Тешләрне, авыз куышлыгын азык кисәкләреннән чистарта. Моннан тыш, суда кариеска профилактика булучы фтор бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев