Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

ТОЗЛЫ КӘБЕСТӘНЕҢ БЕЗ БЕЛМӘГӘН БИШ ҮЗЛЕГЕ

Иң мөһиме һәм бүгенге көндә иң актуале, мөгаен, аның Мичиган университеты галимнәре ачыклаган үзлегедер.

Тозлы кәбестә – С витамины сандыгы. 100 г тозлы кәбестәдә әлеге витаминның кешегә бер көнгә кирәк норманың яртысы бар. Ә калориясе нибары 25 ккал гына.
1955 елда «Здоровье» журналы болай дип язып чыккан булган: «Углеводларны куллану тыелган барлык чирләрне дәвалау өчен тозлы кәбестәдән дә яхшырак ризык юк. Әлеге продукт артык авырлыктан котылырга теләүчеләр өчен менә дигән».
Тозлы кәбестә – иң шәп пробиотик. Андагы лактобактерияләр теләсә кайсы йогуртны «егып салырлык».
Легенда буенча, тозлы кәбестәне безнең эрага кадәр III гасырда ук Кытайда уйлап тапканнар. Ә Россиягә ул XVI гасырларда гына кергән.
Тозлы кәбестә – иң шәп лосьон да. Аның тозлыгы биттәге теләсә нинди тапларны агарта, күзәнәкләрне тарайта, үле күзәнәкләрне эретеп, битне чистарта.
Тозлы кәбестә айлар буена да саклана ала. Төп шарт: температура нольдән югары булмасын һәм кәбестә тозлык белән капланган булсын. Тозлыгыннан алгач, кәбестәне юарга кирәкми. Югыйсә витаминнары, минераллары да юылып төшәчәк.
Тозлы кәбестәне кибеттән сатып алсагыз, аның төсенә карагыз. Ул аксыл-алтынсу төстә булырга тиеш. Сары яки соры төстә булырга тиеш түгел.

 

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8489

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X