Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

 ТУН АСТЫНДАГЫ СЫЕР ИТЕ

Сез әле дә сыер ите озак әзерләнә дип уйлыйсызмы? Бүген мин сезгә итнең нәфис һәм йомшак иткә әверелү серен ачам! Моның өчен имбирь тамырын турап, томаланып пешүче ит янына салырга кирәк икән. (Имбирь суты протеиннарны таркатып,итне йомшарта икән.) Бу итне бәйрәм ризыгына әйләндерәбез! Моның өчен ике төрле сыр, бәрәңге һәм сыр житәчәк.

Кирәк:

* сөяксез сыер ите – 300 г;
* башлы суган – 3 данә;
* имбирь – 10 түгәрәк;
* риккота – 250 г;
* бәрәңге – 4-5 данә
* эре тоз – тәменчә
* борыч – тәменчә;
* орегано (мәтрүшкә) – тәменчә;
* каты сыр – 150 г.

соус:
* су – 200 мл;
* майонез – 2 аш кашыгы;
* томат пастасы – 1 аш кашыгы.

 

Эш барышы:

  1. Итне 5 мм калынлыкта кисәбез. Форма төбенә җәеп чыгабыз. Ит кисәкләре өстенә имбирь салып чыгабыз. 
  2. Суганны урталайга бүлеп, эчен алабыз һәм аркылыга (канатлар рәвешендә) телемлибез. Суганны да ит өстенә салыбыз. Шушы ук этапта тоз һәм борыч сибәбез. 
  3. Риккота - киләсе катлам булып ятачак.  
  4. Бәрәңгене юка түгәрәкләргә телемлибез һәм риккота сыры өстенә җәеп чыгабыз. Мәтрүшкә сибәбез. Бәрәңгегә бераз тоз өстәсәгез була.  
  5. Су, майонез, томат пастасын бергә болгатып, соус ясыйбыз. Ит өстенә агызабыз. 
  6. Форманы фольга белән томалап, алдан 230 градуска җылытылган мичтә 40 минут тотабыз.
  7. Форманы мичтән чыгарып, кырылган сыр сибәбез. Сыр кызарганчы 15-20 минут мичкә тыгабыз. 
  8. Әзер итне өстәлгә яшелчә белән китерәбез.
  9.  

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=8321

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X