Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ванна керә беләсезме?

Мәскәү табибы Василий Фролов ваннада дөрес юыну буенча киңәшләр биргән. Табиб кайнар сулы ваннада озак яту, чәчне еш юу һәм көн саен мунчала белән ышкынуның зарарлы икәнен билгеләгән.

Атнасына бер тапкыр эссе мунчада тирләп юыну һәм салкын су белән коенуның файдалы икәнен инкарь итми Фролов. Ә менә су температурасы 40 градустан арткан ваннада биш минуттан да артык ятарга ярамавы хакында кисәтә.
Су кайнарлыгы 35 градуска кадәр булса, ваннада 15 минут ятарга ярый. Озаграк булган хәлдә йөрәккә һәм кан тамырларына начар йогынты хәвефе арта. Тән тиресе өчен дә яхшы түгел, ул тизрәк картая.
Табиб әйтүенчә, көн саен мунчала белән ышкыну тәнне киптерә һәм тиредә микротравмалар хәвефен арттыра. Бу, үз чиратында, дерматология авыруларына китерергә мөмкин. Душ өчен йомшак гель куллану отышлы.
Мунчаланы атнасына ике-өч тапкырдан артык кулланмау хәерле. Ә тән скрабын – бер генә тапкыр!
Чәчегез еш майланмаса, башны атнасына ике генә тапкыр юарга куша табиб. Көн саен юу баш тиресен артык киптерә һәм проблемаларга китерә.
Мәскәү табибы сүзләрен искә алып, юынганнан соң яхшылап сөртенегез.

 

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/20836-vanna-ker-belsezme.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев