Шəhри Чаллы

Язын тиешенчә тукланыгыз

"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан алынды.

Яз – организмда витаминнар җи­тешмәгән вакыт. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. 
Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметә, көч өсти. 
Эремчек тырнакларны ныгыта, чәчләрне, бит тиресен матурлый.
Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда, туңдырылганнары ярдәмгә килер. Аларны да мөмкин кадәр ешрак кулланыгыз.
Төрле чикләвекләр ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз гына күләмдә.
Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризык­ларда була. А витамины йомырка сарысында, атланмайда, кишердә, балык бавырында, сыер итендә күп. В – карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында. С витаминына кәбестә, әфлисун-мандариннар, петрушка һәм гөлҗимеш бай.


Н. Сабитова.  Кукмара.

https://akcharlak.com/article/yazyn-tieshench-tuklanygyz-/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: