Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җаным өзгәләнде

Массакүләм матбугат чараларында Тукай районында кош гриппы тапканнар дигән хәбәрне ишеткәч, йоклый алмый башладым. Кош-корт, мал-туар асрап дөнья күрүче авыл кешеләрен гел мыскыл итеп торалар.

Дуңгыз, кош гриппы дип күпме терлекләрен яндырдылар. Кош гриппы бит ул яз көне күчмә кошлар кайтканда була. Ялгыз әбиләрнең кадерләп үстергән, абзардагы тавыкларына каян килсен ди грипп?! Миңа калса, бу чираттагы сәяси уен. Безгә химия, антибиотиклар ашатып үстергән ит ашатмакчы булалардыр.
Кытайда итне фабрикада җитештерәчәкләр дигән хәбәр дә куркытты. Табигый ризыкны бетереп баралар, инде иткә дә чират җитте. Бик куркыныч заманда яшибез, кая карама гаделсезлек. 


Фәрит Әхмәтҗанов
Фото: YouTube

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш