Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бүген Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның туй көне

Ул үзе бу хакта хәбәр итте.

Ул шул уңайдан безнең белән хәтирәләрен уртаклашты. «21 март – бүген безнең туй көне.  Ул елны кар эри генә башлаган, шундый матур кояшлы көн иде.

Без 31 августта өйләнешергә тиеш идек. Загска гариза да биргән идек инде. Рөстәмгә гариза язганда: «Кияүгә чыгам, ләкин фамилияне үзгәртмим дидем. Кыз фамилиям Биктимерова иде, бик ошый иде үземә.

Ул елны Чернобыльдә атом электр станциясе шартлау сәбәпле, балаларны алып килеп Татарстанда пионер лагерьларына урнаштырдылар. Рөстәмне шунда эшкә жибәрделэр. Аның  "Чезет" дигән мотоциклы бар иде, көндә шуңа утырып балалар янына йөрде. Беркөнне паспортын арт кесәсенә тыккан булган, юлда кайдадыр тошереп калдырган. Йөргән юлларыннан эзләп тә карады.

Дуслары, «әллә өйләнмәс өчен югалттынмы?» –  дип шаяртып та алганнар әле. Яңа паспорт алгач, туй көнебез «Нәүруз "бәйрәменә туры килде. Бусында Загстан Хәйруллина булып чыктым инде. Юкка гына өйләнешкәнче дә, аерылышканчы да уйларга вакыт бирмиләр икән. Рәхмәт сиңа, Рөстәм, бергә узган тормыш юлы, ижат юлы өчен!!! "Яраткан яр белән бергә, узган гомер жәл булмый" икән чыннан да» – диде яраткан җырчыбыз.

Рөстәмнең урыны җәннәттә булсын, ә Гөлдания аның җырлары белән тамашачыларын сөендереп, кызы һәм оныклары белән бәхетле гомер итсен.  

Безне күзәтеп барыгыз. Тиздән газетабызда Гөлдания Хәйруллина белән әңгәмә урнаштырырбыз.

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада шоу бизнес