Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әбиләр алай киенмәгән, имеш

Минем озын күлмәк кигән, башына яулык япкан кызларны “безнең әбиләр болай киенми иде, гарәпчә төренгәннәр” дип гаеп итүчеләрне ишеткәнем бар.

Менә бу эсседә Казан урамнарына чыгып карасыннар иде алар, кая карама, ярымшәрә кызлар... Әллә әбиләребез шулай киенеп йөргәннәрме? Мөслимә кызларны гаепләүчеләр әби-бабай белән үсмәгәннәрдер дим мин. Юкса, белерләр иде: безнең әбиләр башыннан ак яулык төшмәде, бала итәкле күлмәк астыннан озын балтырлы ыштан да кияләр иде әле! Алар хәтта үз кияүләре, ир туганнары белән дә яулык чите белән авызларын каплап кына сөйләшәләр иде. Элекке фильмнарны карагыз: рус хатыннары да яулык ябынып, тыйнак киенеп йөргәннәр. Бу шәрәлек, йөгәнсезлек юньлегә илтми бит.

Фәһимә Шәфыйкова.

Фото: yuga.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш