Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Блогер Альбина Фазлыева: "Тавыш күтәреп, әрләшеп, тормыш төзелми"

Инстаграм битендә блогер болай дип яза.

Бервакыт укытучы укучыларыннан болай дип сораган: 
– Ни өчен кешеләр, әрләшкәндә, бер-берсенә тавыш күтәрә? 
– Мөгаен, алар тынычлыкларын югалтадыр, – дип җавап бирә укучылар. 
– Тик ни өчен яныңдагы кешегә кычкырырга? Болай да ишетелә бит, –дип, тагын өсти остаз.

Укучылар аптырап баш селки. Шулвакыт укытучы якынрак килеп аңлата башлый: 

– Кешеләр үзара аңлашмый башлагач, аларның йөрәкләре бер-берсеннән ерагая. Шуларга өстәлеп, җаннары да читләшә башлый. Шуңа күрә бер-берсен ишетү өчен алар кычкырырга мәҗбүр булалар. Үпкә һәм ачу арткан саен, тавыш күбрәк күтәрелә. Йөрәкләр бер-берсенә гашыйк булганда ничек? Алар шыпырт кына сөйләшә. Арадагы ераклык та тәэсир итми. Кешеләр үзара дус, тату мәхәббәттә йөзгәндә, кайвакыт сүзләр дә кирәкми. Күз карашыннан бар да аңлашыла. Шуны онытмагыз: гауга, әрләшүләр йөрәкләрне, җаннарны бер-берсеннән ерагайта. Бу нәрсәләрдән ерак торыгыз. Югыйсә, килер бер көн... Аралар шуның хәтле ерагаер, сез хәтта бер-берегезгә кире юлны эзләп таба алмассыз... 

Дуслар, чынлап та, шулай бит... Мәхәббәтле һәм дус тормыш якынлыктан башлана. Бары тик бер-береңә күңел җепләре белән якын килгән очракта гына аңлашып була. Тавыш күтәреп, әрләшеп, тормыш төзелми. Андый чакта нәтиҗәгә ирешеп булмый шул... Кычкырып, эч бушаган төсле булса да, ике йөрәк арасы ерагая... Тормышларыбыз дуслык, мәхәббәт белән үтсә иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы инстаграм яңалыклары