Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллы блогеры Мама Маликушки: «Кәләш тракторда килде» - ФОТОЛАР

Туйга күбесе акча биргән, берәүләр кәҗә бәтие дә бүләк иткәннәр.

Чаллы блогеры Мама Маликушки – Олеся Борина дуслары Раушан белән Илүсәнең Казан янындагы «Мәхәббәт авылы»нда узган туена барды. Ул турыда тулырак монда. 

Ул үзенчәлекле туйдан алган тәэсирләре белән «Шәһри Чаллы» журналисты белән уртаклашты. «Дусларбызның туе ял базасында булды. Туйга кияү – квадроциклда, ә кәләш Белорус тракторы чүмеченә утырып килде. Кунаклар барысы да авылча киенгән, чөнки монда бөтен интерьер авыл стилендә оештырылган иде. Кунаклар гадәти туйдагы кебек өстәл артында утырмадылар. Дөрес, без дә тәмле итеп ашадык. Аннары бәйгеләрдә катнаштык, уйнадык, җырладык, биедек. Кызганыч, тамагым авырткач җырлый алмадым. Спиртлы эчемлекләрсез күңелле туйга чакырган өчен яшьләрнең әти-әниләренә, үзләренә рәхмәт», – ди Олеся.
Олесядан туйга нәрсәләр бүләк итүләрен дә сорадым. Аның әйтүенчә, күбесе акча биргән, берәүләр кәҗә бәтие дә бүләк иткәннәр. 

Фотолар Олеся Боринадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар