Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алинә Шәрипҗановага - Мактаулы исем

«Мин аның өчен шат», – диде Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева

ТР Мәдәният министрлыгының Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узган йомгаклау коллегиясендә артистларга мактаулы исем бирелде.
Алар арасында Чаллыда музыкаль белем алган, шәһәребез килене Алинә Шәрипҗанова да бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән аңа «Татарстанның халык артисты» дигән  Мактаулы исем бирелде. 

«Алинә Шәрипҗанова татар телен үзлегеннән өйрәнеп, татар халык җырларын һәм композиторларыбыз әсәрләрен профессионал дәрәҗәдә башкара. Зәвыклы киенүе, сәхнәдә үзен тотышы да хөрмәткә лаек. Аның чыгышын халык көтеп ала. Алинә Шәрипҗанова «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек. Мин аның өчен шат», – диде Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева.

Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Алсу Гыйльманова да шатлыклары белән бүлеште. «Гаиләбез өчен әһәмиятле вакыйга булды. Җиңгәбез Алинә Шәрипҗанова Президентыбыз кулыннан Мактаулы исем алды. Без Алинәбез белән горурланабыз», - диде ул.  

Фотолар Алинә Шәрипҗановадан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу шоу бизнес