Чаллы җырчысы авыр кайгы кичерә
«Әткәй китте, бәгърем», – ди ул.
Инзилә Сәлимова «Сердәш» ансамблендә канат ярган җырчы. Ул «Тальян гармун», «Алда әле» һәм башка җырларын моңлы итеп башкаруы белән тамашачы мәхәббәтен яулады.
Шушы көннәрдә моңлы җырчыбыз гаиләсенә тирән кайгы килгән. Аның әтисе вафат булган.
«Эх, әтием... Ташлап киттең. Гүрләрең якты булсын, бәгърем», – дип өзгәләнә җырчы.
Инзилә әтисенең инсульттан соң терелә алмавын әйтте. «Әтиебезгә 10 июльдә 84 яшь туласы иде. Гомерен озынайту өчен ниләр генә эшләмәдек. Кызганыч, кадерлебез безне ташлап китте. Урыны оҗмахта булсын», – диде Инзилә «Шәһри Чаллы» журналистына.
Яраткан җырчыбызга, аның туганнарына авыр кайгыны җиңеләйтергә Аллаһ ярдәм итсен. Әтисенең урыны җәннәттә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев