Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чакырырга куркырсың

Туйганчы ашау өстенә кайбер әдәпсез кешеләр, хуҗбикәнең пакет биргәнен дә көтмичә өстәлдән ризыкларны җыялар.

Корбан ашы, ифтар  мәҗлесләрен халык берсеннән-берсе уздырып уздыра. Өстәләдә берничә төрле салат, камыр ризыклары, ит, бәрәңге...ниләр генә юк. Моның өстенә аш, бәлеш, гөбәдия, торт. Аларны берничек тә ашап бетереп булмый.  Туйганчы ашау өстенә кайбер әдәпсез кешеләр, хуҗбикәнең пакет биргәнен дә көтмичә өстәлдән ризыкларны җыялар. Пакет биргәч тагын тутыралар. Читтән караганда бик ямьсез күренеш. Андый туганнарны ашка чакырырга да оят.

Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтачта мондый ямьсез күренешне бетергән. Башка җирләрдә дә мондый оятсызлык бетерелсен иде.

Ләйсән Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш