Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллы җырчысына продюсер кирәк

Бу талантлы егет татар эстрадасында лаеклы урын да ала алган булыр иде. Ни өчен алай түгел икән? Үзе белән әңгәмә кордык?

Моннан 8-9 ел элек татар эстрадасында Артур Салихов исемле җырчы пәйда булды. Озын буйлы, яшь, чибәр егетне күрми калу мөмкин түгел. Әмма ай бирде, кояш алды, диләрме?! Артур Салихов та эстрадага ничек килеп кергән булса, шул ук тизлектә юк та булды. Хәер, бөтенләй җырламый башлады дию дөрес булмас. Артурны Чаллыда үткән чараларда еш күрәбез. Туйлар, туган көннәр, мәҗлесләр алып баруы да мәгълүм. «Шәһри Чаллы» үткәргән «Эх, Чаллы пятачоклары!»нда да бик теләп катнаша ул. Халык та аны дәртләнеп, җанланып кабул итә. Бу егет татар эстрадасында лаеклы урын да ала алган булыр иде. Ни өчен алай түгел икән? Үзе белән сөйләштем. 

– Артур, җыр, сәнгать юлына кереп китүең кайчан һәм ничек булды?

– Мин кечкенәдән футбол уйнадым. Тормышымны да профессиональ спорт белән бәйләрмен дип йөрдем. Әмма җыелма командага медосмотр үтәлмәдем. Шулай бер мизгелдә хыялым чәлпәрәмә килде. Хәзер нишлим? Кая барыйм? Мин кем? Билгесезлек алдында басып калдым. Әнием киңәше белән юристлыкка укырга да кереп карадым. Әмма озак та үтми бу минеке түгел дигән фикергә килдем. Укымый башладым. Икенче курста инде документларымны тоттырып уку йортыннан чыгарып ук җибәрделәр. Тагын билгесезлек. Тегендә-монда бәргәләнеп йөрүгә калдым. Шулай кич телевизордан концерт карап утырганда әбием әйтеп салмасынмы: «Улым, син дә маймыллана беләсең бит, тавышың да бар. Әллә артистлыкка барасыңмы соң?» Миңа шул җитә калды. Өстәвенә, әнием дә иҗат кешесе. Туп-туры Алабуганың мәдәният һәм сәнгать училищесына юл тоттым. Театр бүлегенә керим дисәм, кире борып чыгардылар. 11 класс белем кирәк икән. Вокал бүлегенең дә ишеген борын төбендә яптылар. Аптырап музыка уен коралларын өйрәнү бүлегенә барып кердем. Күз алдына китерегез, моңарчы туптан ары нәрсә күрмәгән кешегә гармун тоттырып куйсыннар әле! Тырыша торгач, яхшы гына уйнарга өйрәндем. Шул арада вокал группасына да җайлап кына кереп чыга башладым. Бер дә юкка булмады ул. Хорга бастырып куйдылар. Шулай итеп, училищены уңышлы гына тәмамларга насыйп булды. 

– Кайчан сәхнәгә чыгып җырлый башладың?

– Ышанасыңмы, мин 18-19 яшькә кадәр гел русча гына сөйләштем. Әти-әнием татарлар булса да, шәһәрдә үсү үзенекен иткән күрәсең. Әле әнием җырчы, гармунчы да. Әмма мин моңа артык игътибар бирми идем. Шулай бервакыт, укуны тәмамлагач, әни мине үзе белән чыгыш ясарга алды. Санаторийда бер бәйрәмгә чакырганнар. Хәзер бит җыр өйрәнергә кирәк. Шунда кулыма Салават Фәтхетдиновның «Карлар ява тын гына» җырының сүзләрен китереп тоттырдылар. Гомеремдә беренче тапкыр татарча җыр өйрәнүем иде ул. Мин сиңа әйтим, яхшы гына чыгыш ясап кайттык бит ул көнне. Хәтта сәхнәгә берничә тапкыр кире чакырып җырлаттылар. Шунда борын чөелде. Ике дә уйламый Казанга «Барс-Медиа»га юл тоттым. Тик мине монда да кире бордылар. Икенче елны тагын бардым, ишеккә күрсәттеләр. Өченче елны да бардым, шул ук хәл. Дүртенече тапкырында инде әйбәтләбрәк әзерләндем. Беренчедән, ТНВ каналында Ришат Хаҗиев белән танышкан идем. Аның белән шәп җыр яздык. Хәзер дә башкарам ул «Кызыл розалар» җырын. Икенчедән, танылган композитор Оскар Усманов минем өчен рецензия бирде. Менә шуннан соң гына «Барс-Медиа» мине үзенә алды. Тик алар белән ике елдан артык эшли алмадык. Характерлар туры килмәде диләрме әле?

– Синең ул вакытта инде гаиләң, улың бар иде бит?

– Әйе, Алиямә рәхмәт, һәрвакыт мине рухландырып тора. Татарча сөйләшергә дә аның ярдәме белән өйрәндем. Без аның белән Алабугада укыганда таныштык. Ул хәзер хореограф булып эшли. Ике малай, бер кыз алып кайттык. Олы улыбыз Камилгә 12 яшь, уртанчыбыз Самирга 6, кызыбыз Ләйләгә 1 яшь тулды. 

– Алга таба нишләргә уйлыйсың?

– Мин әле генә егетлектән чыгып киләм төсле. Моңарчы җиңел акыл белән эш йөрткәнемне аңлый башладым. Продюсерлар да шалтыратты бит. Ә мин баш тарттым. Имеш – үзем! Үзең генә ерак барып булмый икән шул. Ул чакта хәзерге акылым булмаган. Инде дуслар үз юлларын тапты. Ә мин һаман юл чатында. Марат Яруллин белән дә бит «Барс-Медиа»да бер вакытта эшли башлаган идек. Әле дә элемтәдә торабыз. Аңа да җиңел булмады, әмма Марат бирешмәде, юлын дәвам итте. Күрәсез, хәзер ул бик популяр. Теге чакта мин дә эшемне ташлап кайтып китмәгән булсам, бәлкем танылган җырчы булыр идем. Хәзер үземне продюсерлар белән уртак тел табып эшләргә әзер дип саныйм. Тагын хит җырлар язып, гастрольләргә чыгасым килә. Мәҗлесләр алып бару да ошый. Кыскасы, иҗат юлыннан тайпылмаска иде.

– Уңышлар сиңа, Артур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол гаилә татар җыры шоу бизнес