Чаллыга бәдрәфләр кирәк
Шәһәрдә парклар, скверлар төзелә. Кафе, рестораннар да җитәрлек. Әмма паркларда бәдрәфләр юк, булганнары да эшләми.
Кеше урамда йөргәндә үзенең йомышларын кайда үтәргә тиеш? Бу сорауга җавап табу читен. Организмга боерык биреп булмый бит. Теләсә кая хаҗәтләреңне үтәсәң, 15 тәүлеккә утыртып куярга да мөмкиннәр. Бәдрәфләр төзергә миллиардлар кирәми бит. Шәһәр җитәкчеләре халык фикеренә колак салсын иде.
Рәис Нәбиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев