Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дәниф Шәрәфетдиновка операция ясаганнар

“Аллаһ боерса күзләрем яхшылангач, ярдәм итүчеләргә үзем дә рәхмәт сүзләрен язармын, Иншаллаһ», – ди җырчы.

Танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның күзенә операция ясаячаклар дип сайтыбызда хәбәр иткән идек инде. Аңа һәрдаим ярдәм итүче автор-башкаручы Ринас Әхмәтов шушы көннәрдә шатлыклы хәбәр җиткерде.

«Казанда Дәниф Шәрәфетдиновка беренче операция үткәрелде, моннан тыш тагын берничә ясаячаклар, Иншаллаһ. Мин моңлы җырчыбызга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтәм. Дәниф үзе дә, гаиләсе дә ярдәм кулы сузган кешеләргә иң изге теләкләрдә кала.

“Аллаһ боерса күзләрем яхшылангач, үзем дә рәхмәт сүзләрен язармын, Иншаллаһ», – диде ул.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес