Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Даруларны ташламыйбыз

Бер газетада Сарманнан Мәсгудә Шириазданова: «Институтта укыганда, медицина буенча дәресләрдә укытучы безгә дару төймәсе формасын сакласа, төсе үзгәрмәсә, кулланырга ярый дип сөйләгән иде», – дип язган иде. Бездә дә шуңа охшаш хәл килеп чыкты.

Иремнең беләге кып-кызыл булып берничә урыннан ярылды. Бик нык чирләгәндә аңарда кайчак псориаз булгалый. Ә соңгы берничә елда күренгәне юк иде. Тагын шулай килеп чыккач, кирәк-ярак саклана торган бүлмәдә инде ничәмә-ничә еллар яткан коңгырт төстәге кечкенә пыяла шешәләрне алып карыйсы иттек. «Салициловая мазь» Казандагы дару заводында ясалган. Бик күптәнгеләр, кайчан эшләнүләре дә беленми, срогы 10 көн дип язылган, анысы күренә. Ирем шуны сөртик дигәч, сөртә-сөртә бер шешәсен бетердек. Шуның белән җәрәхәт тә бетте! Кызаруы да, ярыгы да калмады. Менә ташла син даруны срогы чыкты дип! Ташламыйбыз, иске даруларның файдасын һаман күреп торабыз.

Әлфинур Галиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш