Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эльмира Сөләймановага автор-башкаручы рәхмәтле

Ни өчен?

Флюра Коләхмәтова-Талипова – Чаллыда яшәп иҗат итүче  җырчы, композитор. Ул язган җырларны җырчылар яратып башкара, ә тамашачылар тыңлап уйлана, моңлана. Хәмдүнә Тимергалиева  башкаруындагы  «Язмышлар»,  Эльмира Сөләйманова башкаруындагы «Әле ярый дуслар бар», Ильмира Нәгыймованың «Зәңгәр чәчәк»,  Илшат Хәмәдиевның «Әтиемә»  җырлары шундыйлардан. 

Флера Талипованың җырларына беренчеләрдән булып җырчы Әлфинә  Әзһәмова мөрәҗәгать иткән.  

Аңардан җыр сораучы икенче профессиональ җырчы  Эльмира Сөләйманова. Ул аның  «Әле ярый дуслар бар» җырын сорап алган. 

«Бу җырымны башта Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова җырлады. Әмма халык Эльмира Сөләйманова башкаргач, җырны күтәреп алды. Эльмира Сөләйманова 4-5 җырымын җырлап, популярлаштырып, тамашачыларга бүләк итеп калдырды. Урыны җәннәттә булсын», – ди автор-башкаручы Флюра Талипова. 

Аның белән тулы әңгәмәне газетабызның киләсе саннарының берсеннән укырсыз. Безне күзәтеп барыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Эльмира Сөләйманова Флюра Талипова Әлфинә Әзгәмова