Венера Садирова җитәкчелегендәге «Энергетик» мәдәният сарае «Массакүләм мәдәни чараларны иң яхшы оештыручы» номинациясендә җиңде.
Бүген Чаллыда мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантана булды. Анда узган елгы эшләргә нәтиҗә ясадылар. Дистәдән артык номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр. Венера Садирова җитәкчелегендәге «Энергетик» мәдәният сарае «Массакүләм мәдәни чараларны иң яхшы оештыручы» номинациясендә җиңде. Данлы тарихы, уңышлы бүгенгесе һәм матур киләчәге булган мәдәният сарае киләчәктә дә халык яратып йөри торган мәдәният йорты булып калсын.
Нет комментариев