Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Газета килсә бәйрәм

Шәһәребезнең бер финанс оешмасын озак еллар җитәкләгән, Татарстанның атказанган икътисадчысы Розалия Габдуллина безгә ярты ел саен «Шәһри Чаллы» газетасын бүләк итә.

Олы йөрәкле, изге күңелле ханымның бүләге чәршәмбе һәм җомга көннәрендә өебезгә килә. Бабаем белән газетаны чиратлап укыйбыз. Бу көн безнең өчен бәйрәмгә әйләнә. Бабам намаз укыган саен Розалия ханымга, аның гаиләсенә Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, иминлек сорый. Аның кебек ярдәмчел кешеләр күбрәк булса, газетаны укучылар да артыр иде. 8-9 мең сум пенсия алучылар 870 сум түләп, газета-журналлар яздыра алмый шул. 
Бер таныш табибым газетаны өенә яздырткан иде. ЗЯБта хат ташучылар җитми күрәсең, аңа газетаны аена бер генә китерәләр икән. Газета бит, китап түгел, вакытында килсә яхшы. Элемтә бүлекләре җитәкчеләре әлеге проблеманы хәл итсеннәр иде. 

 

Миләүшә Мостафина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш