Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева – әни

Эстрада йолдызы Гөлназ Асаева үзенең бәби көткәнен соңгы көнгә кадәр яшерде.

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова үзенең социаль челтәрдәге битенә Рөстәм Асаев концертыннан видео куйганнан соң гына, тамашачылар аның авырлы икәнлеген белделәр. 
Россиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә әтиләр бәйрәмен билгеләп үткән көнне Гөлназ Асаева ире Вилданга зур бүләк ясады. Бәхетле гаиләдә кыз бала туды. Сабый туып бер сәгатьтән соң Гөлназ аякка да басты. Бала да, яшь әни дә үзләрен яхшы хис итә. Бәхетле әти бала тудыру йортында алар янында булды. Ул кадерле кешеләрен кичә өйләренә алып кайтты. 
Сабыйга Динә исеме куштылар. Кызчык пар канатлы гаиләдә сәламәт һәм бәхетле булып үсеп, әти-әнисен, әби-бабайларын сөендерсен. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы

2
X