Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлүсә Шаһбанның чынга ашмый калган хыялы

Җырчы Закир Шаһбанның тормыш иптәше, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына төрле темага фикерләре белән уртаклашып, постлар урнаштыра. Бу юлы ул инде буйга җиткән кызлары Алисә турында язып уйланган.

– «Кайчан үзең белеп эшли башларсың, эш кушканны көтмә», «Белмим, сезнең кайнаналарыгыз сезнең белән ни эшләп бетәр», «Әнисе эшкә өйрәтмәгән икән дип әйтерләр, кызым».... Бу сүзләрне үзебез дә ишетеп үстек, инде хәзер балаларга шуны тукыйбыз. «Борчылма, әни, ярар», – ди кызым миңа. Сүз юк, уңган инде үзе... Дәшми, каршы сөйләми. Гадел. Әтисе белән бәхәс булганда да: «Әни-и-и! Әти дөрес бит инде», – ди торган гадәте дә бар.

«Кызым! Бир әле әтиеңнең телефонын», – дип сорагач, бервакыт: «Тотынма әтинең телефонына, башың авыртмас!» – дигән сүзе әле дә колакта. Акыллы, сүз юк. Күңеле дә изге, жәлли белә, олыны – олы, кечене кече итә белә, анысына да сүз юк. Әтисенең акылы, сабырлыгы, пошмаслыгы өстенлек итә бераз. Әнисенең энергетикасы, тиктормаслыгы, ял белмәслеге аста кала.

Әнинең кайвакыт «Ярар, калганын кайнанаң өйрәтер» дигән сүзләре гел искә төшә. Кайнанам булмады минем. Ул минем хыял булып калды. Мине тормыш үзе өйрәтте. Иң мөһиме, балалар исән-сау, бәхетле булсыннар... Тормыш арбасына бик ныклап җигелмәсеннәр. Ул үзе дә бер җайга тәгәри. Тормыш үзе өйрәтә: еламаска да, егылмаска да, сөйләргә дә, дәшми калырга да... Ялкаулык та кайвакыт комачау итми. Иң мөһиме: кулың эш белсен», – дип фикерләре белән уртаклашкан шагыйрә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев