Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Икесе дә гырласа?..

Күршеләребез чау-чау токымлы эт сатып алдылар. Маэмай да бик шәп, 3000 доллар тора.

Ап-ак, акыллы күзләре белән караучы бу көчек минем дә күңелне яулап алды. Чөнки сизәм: ул мине таный, үз итә. Ә иң гаҗәпләндергәне – бу этнең мин беркайчан өргәнен ишеткәнем юк. Фатирда да, урамда да. Шулай да беркөнне бу этнең хуҗасы Нәкыядән сорадым: «Читен түгелме шәһәр фатирында шундый арысланга охшаган эт тоту? – дим. 

– Юк, – дип көлемсерәп җавап бирде ул. – Биш бүлмәле фатирда яшәсәк тә ул минем бүлмәдән беркая чыкмый. Ирем рөхсәт итми. Мәчеләр кебек тырнап, җиһазларны да бозмый. Диванга, караватка да менеп ятмый. Йоклаганда өстенә одеал ябарга кирәк. Шуңа юанып, төнне селкенми дә. Ләкин шулай да... таң атканчы бу зур этнең гырлаганын тыңлап яту рәхәт нәрсә түгелдер ул. Җитмәсә ирең дә гырлый торган кеше булса. 

Лия Хакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш