Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илһаметдинны Тукай кебек искә алырлар

Алар Илһам Шакиров белән кечкенәдән кулга-кул тотынышып үскәннәр.

Шәһәребездә озак еллар акушер-гинеколог булып эшләүче Әнисә Вәлиева – күренекле җырчы, Россиянең халык артисты Илһам Шакировның якташы. Ә аның ахирәте Хәлимә Шәйдуллина исә җырчының балачак дусты булган икән. Әнисә ханым ахирәтенең данлыклы якташы турындагы истәлекләрен «Шәһри Чаллы» газетасы укучыларына да җиткерергә булды. 
– Мин язмышыма бик рәхмәтле. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, табиб-акушер һөнәрем ярдәмендә күп кешеләргә ана булу бәхете бүләк иттем. Тормышымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Шуларның берсе – Хәлимә Шәйдуллина. Ул очрашкан саен Илһам ага турында сөйли иде. 2019 елның 16 январенда күренекле җырчыбыз вафат булды. Аның үлемен Хәлимә абыстай бик авыр кичерде. Озак та тормады, үзе дә мәңгелеккә китеп барды. Ә Илһаметдин турында истәлекләре калды. Алар Илһам Шакиров белән кечкенәдән кулга-кул тотынышып үскәннәр. Ике гаиләдәге өч кыз, өч малай бергә уйнап, бергә эшләп, чана белән салам урларга йөргәннәр. Сталин чоры һәм сугыш михнәтләрен дә бергә кичергәннәр. Ике гаиләдәдән дә әтиләре сугышка киткән. Хәлимәнең кызлар арасында дусты булмаган. Илһам дус  һәм абый ролен үтәгән. 

АЕРЫП!!! 
Хәлимә абыстай сөйләгәннәрдән:
–  Туган авылыбыз Яңа Бүләк янындагы урманда Илһам җырлады, мин шигырьләр яздым. Безне уртак моң, уртак кайгы-хәсрәт берләштерде, дуслаштырды. Илһаметдин белән бергә үткән балачагым искә төшсә, күз яшьләрем елга булып ага. Илһамга бу җырлы исемне бабасы Шакир кушкан... Аңа ике яшь тулгач, яла ягып, тимерче булып эшләгән Гыйльметдин абыйны халык дошманы дип төрмәгә алып киттеләр. Аның гаиләсен, балаларын авылдашлар хәтта йортларына да кертми иделәр. Ә безнең дуслык көчле булды. Илһам белән 5нче сыйныфка кадәр Югары Чыршылы авылында укыдык. Ул тәнәфестә минем янга төшеп утыра иде. Сыйныфташлар кызыксынып: «Ник гел синең янга килә ул», –  дип сорыйлар иде. Мин аларга: «Без туганнар... Әниләребз бертуган», – дия идем. Әниләр аның җырлавын, минем шигырь язуымны хупламадылар. «Бәхет намазда», – диләр иде. 
Укытучы Мөкәрәмә апа Илһамның талантын күреп, аны гел җырлата иде. 8-9 сыйныфта Теләнче-Тамак авылында укыганда Илһам белән бер фатирда яшәдек. 
Алар Илһамның әнисенең сеңелесендә торганнар. Кыз мәктәптән кайкач су ташыган, идәннәр юган... Бергә концертларда катнашканнар. Илһам Хәлимәне сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәткән. «Тукай кебек мәгънәле шигырьләр яратты. Миңа шундыйларны табып бирде», –  дип, Хәлимә апа Әхмәт Ерикәйнең «Дүрт елга» шигырен еш укый иде. Илһам матур җырлавы белән кешеләрне әсир иткән. Аңа моң, җырлау сәләте әти-әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Хәлимә апа әйтүенчә, Әсма апа да, Гыйльметдин абый да, уллары Кыяметдин да бик матур җырлаган...  Аннары, тормыш бик катлаулангач, Хәлимә укуын ташлаган. Моны Илһам бик авыр кичергән. Еш кына ул: «Мин бәхетле булсам, Хәлимә укуын ташламас иде», – дигән.
Үзләре дә сизмәстән, балачактагы дуслык үзгә бер хискә әйләнгән. 30 яшькә кадәр Хәлимә аны көткән. Илһам да өйләнмәгән. Тормыш шулай кушкандыр инде, аннары юллары аерылган.
Илһам Казанда музыка училищесында, консерваториядә укыган. Ә Хәлимә 30 яшендә Чаллы базарында Таулы Дөреш егете Равис белән танышкан. Шуның белән гаилә корып, 50 ел матур гомер иткәннәр.  
Хәлимә апа ындыр табагында икмәк кабул итүче булып эшләгәндә дусты Илһам белән очрашкан. «Ак күлмәк, ак чалбар кигән. Көшелдән иелеп бөртек алып, балачагыбызны искә төшерде... Бер елны авылда өмә булды. Солы белән виканы бергә чәчкән иделәр. Җыелышып шуны чаптык. Печән чабарга мине Илһам өйрәткән иде. Эш беткәч, кечкенә генә мәҗлес оештырдылар. Шунда Илһам яныма килде дә, синең белән бер савыттан ашыйм, диде. Минем: «Син зур кеше, җитәкчеләр янына утыр», – диюмә: «Юк, мин синең белән бергә ашыйм», – диде. Шунда кара ипи телеменең уртасына чокыр ясап, бал салды... 
Әлфия Афзалова белән авылга концерт куярга кайткач, Илһам үзләренә, Әлфия безгә керде. Концерттан соң әни бәлеш пешергән иде. Әлфия башта җырлады да мине өйгә алып кайтып китте. Аннары әни мине Илһамны алырга җибәрде. Шунда кич буе бергә йөрдек.  
Яңа Бүләктәге концертына авырлы килеш барып, алгы рәткә утырган идем. Мине күргәч: «Кая ирең?» – дип сорады... Икенчесендә алдыма Гөлназымны утырттым. «Алга ук утырган, күзем төште», – диде. Кызганыч, бергә төшкән бердәнбер фотоны авылдаш кыз урлап китте», –  дип сагынып сөйләде.  
Хәлимә апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр Илһаметдинне сагынып, Тукай дәрәҗәсендәге бөек кеше күреп, хөрмәт итеп яшәгән. Балачак дуслар фирдәвес җәннәтендә очрашканнардыр, мөгаен.
Шәһәрдәшебез Хәлимә Шәйдуллина: «Еллар узган саен Илһам Шакировны милләтебез Тукайны искә алган кебек олылап искә алыр», – дия торган булган. Бу чыннан да шулай... 
.  
/ Фото «Казанские ведомости» сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илһам шакиров шоу бизнес

2
X