Ильмира Нәгыймова кабат шаккаттыра
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймова кабат шаккаттыра

Тиздән шәһәрдәшебез үзенең фанатларын өр яңа иҗат җимеше белән куандырачак.

Бер төркем эстрада йолдызлары җәйләрен диңгез буйларында үткәрсә, җырчы сандугачыбыз Ильмира Нәгыймова исә киресенчә баштан аяк эшкә чумган. Шушы көннәрдә ул социаль челтәрләрдәге аккаунтына җыр яздыру студиясеннән видео элде. Аннан күренгәнчә тиздән шәһәрдәшебез үзенең фанатларын өр яңа иҗат җимеше белән куандырачак.  

“Тап-тап” дип аталган әлеге җырдан өзекне инде 84 мең кеше карап өлгерән. Күбесе булачак хитка карата фикерләрен дә язып элгән. “Новый шедевр”, “100% хит”, “Супер җыр”, “Класс”, - дип хис-тойгылары белән уртаклашкан милләттәшләребез. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев