Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илнур Гомәров: «Яңа ел төнендә гаилә белән урамда кала яздык»

Җырчы Яңа ел маҗаралары белән уртаклашты.

"Бер елны әти-әниләр белән Аксубайга авылга кайтканда машинаның 3 тәгәрмәче тишелде. Башта берсе тишелде. Запасканы куеп озак та бармадык, тагын икесенең тыны чыкты. Шунысы гаҗәп: аларга кадак кергән булып чыкты. Юлга кемдер кадак чәчкән диярсең. Түбән Кама буйлап шиномонтаж эзләп киттек. Яңа ел төнендә бөтенесе дә ябык. Телефоннан белешеп берсенең өенә үк бардык. Яңа ел табыныннан, олевье ашап утырган җиреннән чакырып чыгардык. Аллаһның рәхмәте, ясап бирде. Авылга кайтып җиткәндә 5 минуттан 12 тула иде. Җитештек", - дип искә ала Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров. 

Машина белән бәйле тагын бер вакыйга була. Илнур Гомәров ел да Чаллының Яңа ел бәйрәмен алып бара.

"Азатлыкта Яңа ел чарасы алып барырга килдем. Машинамны стоянкага, эчкә үк кертеп куйдым да эшләргә киттем. Салютлар аттырып бәйрәмне төгәлләп кайтырга чыксак, стоянкада зур тыгынлык. Машина белән бөтенләй чыгып булмый диярлек. Күпмегә сузылгандыр, әмма өйгә кайтып Яңа елны каршы алырга соңга кала язганым истә. Хәзер машинамны башка урынга, читкәрәк куям",  ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев