Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова тамашачыларына бүләк ясады

Фанатлары исә, җырчыга рәхмәт йөзеннән, шигырь язган.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге аккаунтында өр яңа җырын тәкъдим итте. Ул “Күңел тынычлыгы” дип атала. Аның сүзләрен Айгөл Вәлиулина, көен Ривал Хисмәтуллин язган. Посты астында җырчы: “Сүзләр артык монда... Фикерләрегезне язсагыз бик-бик рәхмәтле булыр идем. Дөресен языгыз...”, - дип үтенечен дә белдергән. 

Илсөягә җавап итеп, бик күп комментарийлар килгән. “Бик матур җыр”, “...Чыннан да хәзерге вакытта тынычлыктан башка нәрсә кирәкми бит...”, “Йөрәккә кереп, астын-өскә китерә торган шәп җыр” дип фикерләрен калдыручылар булган. Кайбер подписчиклар уй-фикерләрен шигырь аша да ирештергән.  

Сүз уңаеннан, Бүгенге көндә Чаллыда Илсөя Бәдретдинованың концертлары бара. Алар 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз