Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинованың концерт директорын елатканнар

«Җырчыларга йөрәккә ук булып кадалырлык сүзләр әйтәләр», - ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Ульян өлкәсе, Пенза якларында концертлар куеп йөри. Дмитровоград шәһәрендәге концертын караган блогер Рәмзия Атаказова концерттан алган тәэсирләре белән уртаклашты. 

«20 ел Илсөянең концертына йөрим. Ел саен яңалык. Былтыр барып шаккатып кайткан идем. Быел тагын ни күрсәтер, моннан да югары дәрәҗәдә тагын ни булыр дигән идем. Ялгышканмын. Быелгы концерт тагын да яхшы, искиткеч. Матур күлмәкләр, сәхнәдә берьюлы 10 кеше эшли. Алар барысы да синхрон хәрәкәт итә. Бу – бик күп көч сарыф итә торган хезмәт. Татар эстрадасында Илсөя Бәдретдинова кебек артист юк. Исән-сау булып, безне озак еллар сөендереп яшәсен иде», - ди ул. 

– Рәмзия ханымның бу сүзләрен  тыңлагач, безнең хезмәтне аңлаучылар да бар икән бит дип еладым, – ди Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Кәрамиева. – Җырчыларга йөрәккә ук булып кадала торган сүзләрне күп әйтәләр. Бик җиңел кәсеп диләр. Дөрес, бар хезмәтнең дә авырлыгы бар. Бу очракта җырчылар нәрсәсе белән аерылып тора соң? Мин сезгә хәзер өлешчә сәхнә артын сөйләп күрсәтәм. Ел әйләнәсе диярлек юлда, өйгә кайтып керү юк. Бу – физик, эмоциональ, стресслы хезмәт. Ашау,  йокы режимы бөтенләй юк. Көнгә бер ашау, анысын да тиз-тиз генә, кайнар ризык бик сирәк эләгә. Нинди генә начар хәбәр ишетеп, күзләрең тулы яшь булса да, чирләсәң дә сәхнәгә иң бәхетле кеше кебек балкып чыгарга кирәк. Әгәр, чирләдем дип, концертны күчерсәң, артист запойга киткән диләр. Җырчыларны эт итеп сүгәләр, әммә авырлык килсә җырчыга мөрәҗәгь итәләр.

Монда бала чирли, йорт янган, сво га ярдәм итәргә кирәк, һәм башкалар. Җырчы барсына булыша да ...  Язып тутыралар, ник ярдәм итмисең дип. Вот шунда канатлар салынып төшә. 

Ник ярдәм иткәнен гел видеога төшереп, күпме акча күчергәнне күрсәтеп куярга кирәк мени соң ул? «Ярдәм ит тә, оныт», –  дип үстерделәр безне бәләкәйдән. Әле ярдәм иткәнеңе куйсаң, мактанма дип әллә нинди сүзләр язып бетерерләр иде. 
Зинһар өчен җырчыларны сүкмәгез Алар да  хәләл акчалырына, кредитлар ала- ала концертлар куеп, иҗатын халыкка күрсәтеп таныла. (ышаныгыз, бу бик зур хезмәт).

Алар Россия буйлап сибелеп яшәгән милләттәшләрне берләштереп, концертлар куеп йөриләр. Бу бит телне, милләтне саклау да  бик мөһим эш. 
Гастроль тормышы җиңелләрдән түгел. Һәм моны зарлану дип кабул итмәгез. Хәзер кайберәүләр авыр булгач ник йөрисез дип язар. Без үз эшебезне бик яратабыз. Тамашачы алкышлары, матур сүзләре, безне алга таба иҗат итәргә көч, дәрт бирә. 

Форсаттан файдаланып, безне 20 ел буена канатландырган, илһамландырган  Чаллы тамашачыларына рәхмәт. 
Фото Гүзәл Кәрамиевадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова блогерлар тормышы Гүзәл Кәрамиева Рәфис Атказ