Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Исәнме, Зәңгәр Су Юлбарысы елы! (ЙОЛДЫЗНАМӘ)

Тиздән 2022 елга аяк басачакбыз, бу – Зәңгәр Су Юлбарысы елы – ягъни үзгәрешләр символы. Әлбәттә, һәр кеше өчен ул үзенчә узачак. Кемдер шатлыклы хәбәр ишетер, кемгәдер сөйгәне белән бәхет елмаер, ә кемдер исә финанс яктан баеп китәр.

Димәк, 2022 ел – Су Юлбарысы елы: бу нәрсә дигән сүз? 
Чынлыкта, көнчыгыш календаре буенча Юлбарыс елы 1 гыйнварда түгел, ә 1 февральдә гына җитәчәк һәм 2023 елның 21 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу бездә максатчанлык, оптимизм һәм масштаблы планнар төзү теләге уята торган уңышлы ел булачак. 
Бу ел – энергиягә бай булачак, ул бик көчле һәм кискен, кайдадыр хәтта кырыс та булачак. Уйлап торырга вакыт юк: максатны күрәбез – аның янына ныклы адымнар белән туры барабыз! Бу ел бигрәк тә контрольгә бирешми торган шарлавыкка охшаганлыктан, һәр адымны уйлап кына, саклык белән эшләргә мәслихәт. Үз көчегезне кая куярга кирәклеген алдан ук билгеләргә кирәк. Гамәлләрнең төгәл планын төзергә һәм үз максатыңа адым арты адым ясарга – бу ега куелган шигарь кебек яңгырар.
Киләчәк Юлбарыс елы башка еллардан аерылып торачак: безнең тормыш яңадан зур тизлек җыячак, хәрәкәтләр, социаль активлык, ниндидер күчешләр, сәяхәтләр һәм эшләр күп булачак. Мәгълүмат кырында булу, бу темада булу мөһим. Искелектән чыгарга, яңа җиңүләргә ирек бирергә һәм үз хыялларыңа, максатларыңа, теләкләреңә туры атларга. 

 

2022 елга көнчыгыш йолдызнамә 
 

Юлбарыс (әгәр сез 2010, 1998, 1986, 1974, 1962, 1950, 1938 елда туган булсагыз). Монда өстәп әйтәсе дә юк – бу сезнең ел! 2022 елда сез теләсә нинди йолдыздан да яктырак булачаксыз. Сез Юлбарыс канаты астында, шуңа күрә үз планнарыгызны кыю рәвештә тормышка ашыра һәм үз максатларыгызга бара аласыз – барлык ишекләр дә ачык һәм уңыш сезнең якта. Әлбәттә, сезнең эшегездән һәм тырышлыктан башка түгел: перспективалар зур, әмма эшләргә һәм сезнең ни теләгәнегезне төгәл белергә кирәк. Елның беренче яртысында карьерага һәм эшегезгә басым ясарга кирәк: монда күтәрүлеләр дә, отышлы тәкъдимнәр дә, табышны берничә тапкыр арттыру да мөмкин булачак. Сезгә шәхси мөнәсәбәтләрдә һәм эштә артык низаглардан качу өчен үз хис-кичерешләрегез белән эшләргә туры киләчәк. Үзегезнең ачуыгыз белән идарә итегез, бу энергияне ничек тә чыгару ысулын табыгыз. Мисалга, спорт белән шөгыльләнегез яисә медитация ясагыз.
Песи (Куян) (әгәр сез 2011, 1999, 1987, 1975, 1963, 1951, 1939 елда туган булсагыз). Куян елында туганнарны үзгәрешләр һәм яңарыш яратучылар дип атавы кыен, сезгә тыныч тормыш ритмы ошый. Ләкин, шуңа да карамастан, 2022 ел сезгә бик тә күңелле яңалыклар китерәчәк. Сез үз теләкләрегезне үти, отышлы тәкъдимнәр һәм перспектив проектларда катнашу мөмкинлеген ала аласыз. Сезгә үз сәламәтлегегез белән шөгыльләнергә, йокы, туклану режимын күзәтергә һәм үз тормышыгызга даими физик активлык кертергә кирәк. Бюджетны алдан планлаштырыгыз, һәм барлык акчаларны ниндидер тузга язмаган теләкләргә сарыф итәргә кирәкми. Шәхси мөнәсәбәтләр һәм мәхәббәт темасында сез тулы гармониядә булачаксыз, мәхәббәт һәм романтика шартларында чәчәк атачаксыз һәм ләззәтләнәчәксез.
Аҗдаха (әгәр сез 2012, 2000, 1988, 1976, 1964, 1952, 1940 елда туган булсагыз). 2022 елны сезнең өчен ниндидер үзгәрешләргә бай вакыт булыр дип атар идем, ләкин бер нәрсәне ачык әйтергә мөмкин: барысы да сездән генә тора. Мөнәсәбәтләрдә ачыклык кертергә, барлык нокталарны дөрес урнаштыру һәм аларның киләчәген билгеләү мөмкинлеге булачак. Гаилә корган Аҗдахаларның эмоциональ халәте киңәячәк, ә ялгызлар исә үзләренә сөйгән яр таба алачак. Сезгә тырыш булырга һәм башланган эшләрегезне ахырына кадәр җиткерергә кирәк. «Җилгә акча сибәргә» кирәкми, уңайсыз хәлдә калмас өчен, «куркынычсызлык мендәре» турында хәзер үк кайгыртырга кирәк. Эш һәм үз-үзен тормышка ашыру өлкәсендә алга чыгу һәм елның икенче яртысында тыныч кына сулыш алу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә туры киләчәк.
Елан (әгәр сез 2013, 2001, 1989, 1977, 1965, 1953, 1941 елда туган булсагыз). Елан елында туганнар бөтен нәрсәгә дә әзер булырга тиеш: шаккаткыч уңышлардан башлап, бик үк уңышлы булмаган вакытка кадәр. Турбулентлыкны минимальләштерү өчен баланс һәм таяну ноктасын табу мөһим. Шул ук вакытта сез илһам белән тулы булачаксыз һәм үз идеяләрегезне тормышка ашыру өчен яхшы шанслар алачаксыз. Әгәр сезнең эшегез яки шөгылегез иҗат һәм креатив белән бәйле булса, бу сезгә яхшы гына керем китерәчәк. 2022 елда үз гамәлләрегездә активрак булырга һәм вакыт белән бергә атларга тырышыгыз. Уйланулар һәм әкренлек сәгатьләре турында онытыгыз, сезгә нон-стоп режимында булырга һәм тормыштан барысын да мөстәкыйль рәвештә алырга туры киләчәк. Әгәр дә сез яңа проект яки бизнес турында күптән уйлагансыз икән, кыю рәвештә башлагыз, сез бу проектлардан яхшы табыш ала аласыз. Шәхси тормышта гармония һәм үзара аңлашу хөкем сөрәчәк.
Ат (әгәр сез 2014, 2002, 1990, 1978, 1966, 1954, 1942 елда туган булсагыз). Киләсе елда Ат билгесе астында туган кешеләргә үзләре һәм үз амбицияләре турында кычкырып әйтергә туры киләчәк. Әгәр сез үзегезне күрсәтсәгез, барлык ишекләр сезнең өчен ачык булачак. Бу ел – иҗади һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр елы. Шуңа күрә әйбәтләп эшләргә туры килә. Әлбәттә, беркем дә тынычлык вәгъдә итми – ел ритмы астында сезгә ничек тә җайлашырга туры киләчәк. Сезнең алда бурыч: басымга чыдау, көчле булу, ә иң мөһиме – зирәклек саклап калу. Күңелле романтик танышулар, хезмәт хакын һәм планнан тыш премияләрне күтәрү – болар барысы да сезне көтеп торачак. Сез, иң мөһиме, кыенлыклардан курыкмагыз!
Сарык (Кәҗә) (әгәр сез 2015, 2003, 1991, 1979, 1967, 1955, 1943 елда туган булсагыз). 2022 елда читтә калып, ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә теләсәгез, үз тормышыгызны куркыныч астына куюыгыз бар. Шактый тир түгеп кенә уңыш елмаячак, ләкин моны эшләгәч, сез үзегез өчен горурлык һәм вакыйгалардан канәгатьлек тоярсыз. Буш эшкә бирелмәскә тырышыгыз, ялкаулыкны туктатыгыз һәм көчле булыгыз, үзегезне кызганыр өчен буш вакытыгызны калдырмагыз. Кайбер күңелсез ситуацияләр сезгә быел эчке үзәк һәм характерны ныгыту өчен җибәреләчәк. Шул ук вакытта сезне сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итәргә әзер яхшы кешеләр чолгап алачак. Үзегезнең сәламәтлегезгә, режимга һәм туклануга вакытны бүлегез – үҗәтлек кирәк, үз-үзеңне яхшы хис итмичә моңа берничек тә ирешеп булмаячак.
Маймыл (әгәр сез 2016, 2004, 1992, 1980, 1968, 1956, 1944 елда туган булсагыз). 2022 елны киләчәккә әзерлек этабы буларак кулланыгыз: хәзер ныклы фундамент салырга, күп нәрсәләргә өйрәнергә һәм төгәл план буенча эш итәргә кирәк. Актив хәрәкәткә карамастан, төп режимда эш алып барыгыз. Киләсе елда уйланылган гамәлләр кылу яхшырак: авантюраларга кереп, каядыр акча салмаска, үз чыгымнарыңны алдан ук планлаштырырга кирәк. Быел сөйгән ярыгыз белән шәхси мөнәсәбәтләрне ныгытырга тырышырга һәм үз хисләрегез, кичерешләрегез турында ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Ә тагын эш һәм шәхси тормыш арасында баланс табарга кирәк. Депрессияләрне булдырмас өчен үз сәламәтлегегезгә вакыт бирергә өйрәнергә.
Әтәч (әгәр сез 2017, 2005, 1993, 1981, 1969, 1957, 1945 елда туган булсагыз). 2022 елда сезгә инде булган эшләрегезгә күбрәк игътибар бирергә, аларны ахырына кадәр җиткерергә һәм ниндидер яңа нәрсә эшләргә тырышмаска кирәк. Бу елда туган Әтәчләрне карьерадагы үзгәрешләр көт. Сез үз ресурсларыгызны дөрес бүлә алсагыз, керемнең артуын ада тиз арада белә алачаксыз. Ел эмоцияләргә һәм якты тәэсирләргә бай булачак, шуңа күрә сезгә моҗаеп утырырга ирек бумаячак. Шул ук вакытта сәламәтлеккә күбрәк вакыт бирергә кирәк. Ә шәхси мөнәсәбәтләр даирәсендә кызыгырлык вакыйгаларга бирешергә кирәкми: кайвакыт, йөрәгең белән генә түгел, башың белән яхшылап уйлау отышлы булачак. Һәм, сүз уңаеннан, әле сөйгән ярын таба алмаган кешеләр нәкъ бу елны җитди мөнәсәбәтләр төзи алачак.
Эт (әгәр сез 2018, 2006, 1994, 1982, 1970, 1958, 1946 елда туган булсагыз). 2021 елда ныклап эшләүчеләрне яңа 2022 елда уңыш көтәчәк. Сезнең өчен яңа офыклар ачылачак һәм, кыенлыкларга карамастан, сез эш урынын алыштыра яки үз проектыгызны башлап җибәрә алачаксыз. Ел уртасында бернәрсәсез калмас өчен сезгә алдан ук финанслар һәм чыгымнар, җыйган акча һәм табыш турында уйларга кирәк. Әгәр дә сез сөйгән ярыгызны тапмаган булсагыз, ел буена сезне гыйшык-мыйшык эшләре, романтика көтеп торачак. Тормышыгызга ниндидер һавалык һәм җиңеллек өстәгез! Шул ук вакытта кемнәр белән аралашуыгызга игътибар итегез: барлык кешеләр дә сезнең җиңүләргә чын күңелдән шатланмый.
Дуңгыз (әгәр сез 2019, 2007, 1995, 1983, 1971, 1959, 1947 елда туган булсагыз). Быел сезгә фикер йөртүчәнлек һәм зирәклек кебек сыйфатларны үстерергә, берничә адым алга карарга, алдан ук план корырга һәм катгый рәвештә аның буенча эш итәргә кирәк. Үзегезнең сәламәтлегегезне күзәтегез: йокы вакытызны, туклануыгызны ачыклагыз һәм физик йөкләнеш өстәгез. Үзегезгә күбрәк вакыт бүлегез һәм үз хис-кичерешләрегезне күрсәтергә өйрәнегез. Хәйләләргә кирәкми, дөресен сөйләгез һәм нәрсәне дә булса ачыктан-ачык әйтегез, үз хаталарыгызны таныгыз һәм аларны төзәтергә өйрәнегез. Ел җитди булачак, ләкин сезнең аны ничек үткәрәсегез сезгә бәйләнгән!
Күсе (әгәр сез 2020, 2008, 1996, 1984, 1972, 1960, 1948 елда туган булсагыз). Күсе билгесендә туучыларга Су Юлбарыс елы бик илтифатлы булачак. Ул сезне ниндидер көтелмәгән үзгәрешләргә этәрәчәк (моны шундук аңлау бик мөһим, чөнки ирекле үзгәрешләр һәрвакыт җиңелрәк кичерелә). Үз гамәлләрегездә сакчыл булырга өйрәнегез, тырышыбрак эшләргә һәм эшне ахырына җиткерергә тырышыгыз. Әйе, күктән беркем дә бүләкләр вәгъдә итми, әмма дөрес эшләргә һәм үзгәрергә әзер булганнарга бу ел ярдәм итәчәк һәм яхшы этәргеч бирәчәк. Бу елны башка илләргә яки шәһәргә күчүне планлаштырырга кирәкми яисә тагын бу ел эшне алмаштыру өчен дә уҗышсызрак ел санала. Үзегезнең финанс мендәрегез белән шөгыльләнегез, бюджетны планлаштырыгыз һәм инвестицияләр турында күбрәк белергә тырышыгыз – финанс белеме әле беркемгә дә зыян китермәгән.
Үгез (әгәр сез 2021, 2009, 1997, 1985, 1973, 1961, 1949 елда туган булсагыз). Үгез билгесе астында туган кешеләргә эшсезлек, артык уйлап эш йөртү, әкренлек һәм хыяллану кебек сыйфатлар белән саубуллашырга кирәк. Юк, тылсымлы таяк булмаячак, монда үзеңне кулга алырга һәм үзебезгә уйланылганны тормышка ашырырга кирәк! Бу ел сезгә теләкләрне үтәү өчен мөмкинлек бирәчәк һәм шул ук вакытта сезнең характерыгызны тагын да көчлерәк итәчәк. Нәрсәгәдер ирешү өчен, күп эшләргә кирәк булачак, ләкин ул шуңа тора. Быелгы үзгәрешләр искиткеч зур түгел, әмма бу ел сезгә үз позицияләрегезне ныгытырга һәм, ниһаять, яңа дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәчәк. Әгәр сез сөйгән ярыгыз белән күптән мөнәсәбәтләрдә торасыз икән, аларның сез күптәннән көткән яңа дәрәҗәгә күчүе мөмкин. Үз хис-кичерешләрегезнең чагылышы өстендә эшли башларга кирәк: агрессив булмагыз, конфликтлардан качу өчен, йомшаклык һәм зирәклек күрсәтегез.

 

Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә

2
X