Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр (сынамышлар)
Шоу-бизнес

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр (сынамышлар)

Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә.

* Яз көне елгада боз тиз китсә, ашлык уңар.

* Апрель азакларында җылы яңгырлар яуса, игеннәр булыр. 

* Апрель артык җылы булып килсә, май салкын, җилле булыр. 

* Тузганакның иртә язда чәчәк атуы — җәй кыска, ә соң чәчәк атуы — җәй коры булуга. 

* Шомырт чәчәк атса — бәрәңге утырт.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев