Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Кешеләр сәерләнә

Бу дөньяда ниләр генә юк. Безнең йортның беренче катында кибет, даруханә һәм банк урнашкан. Шулар тирәсендә кемнәр генә очрамый – кайсы исерек, кайсы үзалдына сөйләнеп йөри, кайсы хәер сораша...

Банк ишеге төбендә бер ир көннәр буе хәер теләнеп утыра. Башта, жәлләп, учына берничә тапкыр вак акчалар салып киткән идем. Соңыннан ул акчаларга аракы алып эчүен күргәч, күңелем кайтты. Сукбай кебек теләнеп утырса да, торыр урыны да, пенсиясе дә бар икән үзенең. Моны банкта эшләүче кызлар әйтте, чөнки ул пенсиясен шулардан ала икән. 

Гомумән, соңгы вакытта күп кеше сәерләнә башлады кебек тоела миңа. Әллә коронавирус нәтиҗәсе инде... Беркөнне банкка акча алырга дип кергән идем, миннән алда карап торышка яхшы гына кыяфәтле ир керде. Эченнән нидер сөйләнеп, тибенә-тибенә баргач, мин аны сукыр ахрысы дип уйладым. Юк сукыр түгел икән, әмма сау кеше дә түгел. Стенага, урындыкларга тибеп, банк буйлап йөри башлады ул. Берничә талон алды, аннан тагын йөрде-йөрде дә, авыз эченнән нидер сөйләнеп, чыгып китте. 

Зөлфия Галиева.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш

2
X