Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең ерактагы якын дусты ул

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхине һәр төбәктә якын дус итеп кабул итә иделәр. Аның белән дус булырга теләүчеләр дә күп булды. Әмма Хәния апа үзе кебек ихлас, талантлы, эчкерсез кешеләрне генә дус итте. Буа шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы-шагыйрә Гөлнур Айзат шундыйларның берсе.

Хәния ханымның зур хәрефтән языла торган дусты Гөлнур апа – искиткеч талант иясе. Аның әдәби әсәрләре бер тында укыла. «Яшәү яме», «Хакым бармы?» кебек мәгънәле җырлары бихисап. Хәния Фәрхи дә аның җырларын бик яратып башкарды. Гөлнур апа берничә ел инде урын өстендәге ире Азат абыйны тәрбияли. Тормыш сынауларына бирешмичә, авырлыклардан зарланмый гына сабырлык белән иҗат итә ул. Китапларын укучылары көтеп ала. «Саф чишмә» китабында яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхигә дә шактый зур урын бирелгән. Ул «Хәния хатлары яки «Әни чәе» дип атала. 

Хәния Фәрхи белән Гөлнур Айзат арасында җылы, дустанә мөнәсәбәтләр иде. Еш очрашмасалар да, алар бер-берсенең халәтен сизеп, белеп тордылар. 

Хәния Фәрхинең быелгы туган көне уңаеннан, якын дусты, халкыбызның талантлы һәм шәфкатьле кызы Гөлнур Айзат хатирәләре белән таныштырабыз.

«Хәниянең миңа язган смс-хатларын йотлыгып укыйм.
Мин аларны аерым файлга җыеп бара идем. Кайсылары бер сүздән, кайсылары ике-өч сүздән, кайберләре бик озын хатлар... Аларда Хәниянең уйлары, тормышы, сагышлары...» – дип ул дусты турындагы истәлекләрен сөйләде. 

Истәлекләрне «Шәһри Чаллы»ның 27 май саныннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев