Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Кытай кызына Тәнзилә исеме куштык

Кытайда үз бизнесын булдырып "Камаз"да эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырган Ленар Сахапов тумышы белән Әлмәт районыннан.

Мине Татарстанда чын татар гаиләсендә туып-үскән  кешеләрнең туган телне белмәве борчый. Ә татар телендә укып, чит илләрдә яшәүләренә дә карамастан, татар әдәби телендә сөйләшүчеләр сокландыра. Алар белән аралашкач, татар телендә белем алып, чит илләрдә үз урыннарын тапкан зыялы, белемле егетләр өчен күңелдә горурлык хисе  туа. Бүгенге героем Ленар Сахапов -шундыйларның берсе. Ул  татар-төрек лицеен тәмамлаган. Бүгенге көндә Кытай башкаласында үзенең эшен алып баручы якташыбыз. Татарстанга, “КАМАЗ”да медицина битлекләре җитештерүнең икенче линиясендә җиһазларны көйләргә кайткан иде.  Ленар Ләбиб улы уңышлы эшмәкәр булса да, үзен гади тота, татар телендә камил сөйләшә.

Ленар Ләбибович, үзегез белән таныштырып үтегез әле. Сез,  татар егете, нинди юллар узып, Кытайга барып җиттегез?

Мин үзем - Әлмәт районының Миңлебай авылында туып-үскән егет. Аннары Әлмәттә татар-төрек лицеенда укыдым. 2005 елда лицейны тәмамлап, Әлмәт дәүләт нефть институтына укырга кердем, автоматлаштыру буенча укыдым да, шуннан соң “Алгарыш” дигән программа буенча грант отып, АКШка магистратурага киттем.  Америкадан соң язмыш җилләре Кытайга җибәрде. Башта нефть компанияләрендә эшләдем, шул ук вакытта үземнең эшемне дә ачып җибәрдем. Россия, БДБ клиентларына - күбрәк татар кешеләренә  товарлар, җиһазлар, станоклар җибәрәбез.

Сез Кытайда күптәнме?

2012 елдан бирле Кытайның Пекин шәһәрендә, үз фатирыбызда яшибез. Мин биредә мәхәббәтемне очраттым. Кытай кызы белән гаилә корып, Солтан һәм Даниэль исемле малайлар үстерәбез. Солтанга – 7, Даниэльга 4 яшь тула.

Улларыгыз нинди телдә сөйләшә?

Малайларым 3 телдә: (кытай, инглиз, урыс)  сөйләшә. Әтиләре бик еш командировкада булу сәбәпле, татар телен өйрәнергә мөмкинлекләре юк шул. Урыс телен өйрәтәбез. Пандемиягә кадәр  Татарстанга елына ике тапкыр кайттылар. Җәй көне әби-бабалары янында вакыт уздыралар иде.

Хатыныгызының исеме ничек? Гаиләне никах белән башлап җибәрдегезме?

Хатынымның исеме Тяньтянь. Әйе, гаиләбезне Ислам дине кануны буенча, никах укытып, башлап җибәрдек. Никах укытканда хатыныма мондагы мулла Тәнзилә дип татар исеме кушты.

Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?

Үзара инглиз һәм кытай телендә сөйләшәбез.

Әниең Кытайга китүеңне авыр кичергәндер...

Әнием башта нык сагына иде. Хәзер инде үземнең тормышымны алып баруымны күреп, мәххәббәтемне табуым өчен шатлана. Балаларым анда үскәч, хәзер Кытайны тагын да ныграк ярата. Горурлана. Үзе дә 5-6 тапкыр Кытайда булды. Минем матур илдә яшәвемне үз күзләре белән күреп кайткач, тынычланды, улының Кытайда яшәве белән ризалашты.

Кытай телен өйрәнү авыр булмадымы?

Мин кытай телен югары уку йортларында түгел, үзлегемнән өйрәндем. Башта бик авыр булды. Ул тел берничек тә башка кермәде. Аннары беренче балабыз Солтан тугач, балалар әлифбадан башлый бит, Кытайда да шулай ук, һәрбер сүзне өйрәнеп, улым белән бергә телне өйрәндем. Аннары хатын, аның әти-әнисе, туганнар, дуслар белән сөйләшеп остардым.

Пекинда татарлар бармы?

Әйе, татар дусларыбыз бар. Аллаһка шөкер, алар белән очрашып, күрешеп торабыз. Элеккеге заманда якташларыбыз күбрәк иде. Студентлар арасында төрле белем бирү программалары буенча Кытайга килеп, тел өйрәнәләр. Кайберләре эш табып, урнаша, ә икенчеләре минем кебек өйләнеп, гаиләләр корып, шунда төпләнеп кала. Пандемия килеп чыккач, студентларның күбесе укып бетергәч, туган илләренә кайтып киттеләр. 4-5 татар егетенең гаиләсе белән әле дә аралашып торабыз.

Белүемчә, Сез “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте белән дә хезмәттәшлек итәсез?

Әйе, автогигант белән хезмәттәшлек урнаштырдык. “КАМАЗ”да битлек ясау буенча  ике линия эшли. Беренчесен узган елның маенда, икенчесен шушы көннәрдә ачтык. КАМАЗ җитәкчелеге Кытай компаниясеннән  җиһазлар сатып алды. Хәзер биредә көненә 20-25 мең битлек чыгара алалар. Хезмәттәшлек дәвам  итә. Безнең компания Россия предприятиеләренә машина төзелеше өчен станоклар, җиһазлар җибәрә, шулай ук көйләү-монтаж эшләре белән шөгыльләнәбез.

Кытай халкына нинди сыйфатлар хас?

Биредә тырыш, хезмәтне ярата торган кешеләр яши. Эшләргә яратсаң менә дигән итеп яшисең. Кытай халкы бик әйбәт. Алар фәлсәфи һәм тарих ягыннан бай. Без, татарлар кебек, тарихларын, иманнарын яраталар. Кытайлар император чорыннан бирле үзләренең мәдәниятләрен, телләрен, тарихын хөрмәт итеп, шул хисне киләчәк буыннарга тапшырып яшиләр.

Туган якларыгызда еш буласызмы?

Пандемиягә кадәр ике ай саен Татарстанга, Әлмәткә кайта идем. Соңгы вакытларда 1,5 ел кайта алмадым. Яңа елдан соң кайттым.

Ә хатының, аның әти-әниләренең Татарстанда булганнары бармы? Алар татар егетен ничек кабул иттеләр?

Аллаһка шөкер, хатынымның гаиләсе мине башта ук җылы каршы алды.  Алар мине уңай сыйфатларым, фикерләрем буенча кабул иттеләр. Без хатыным белән башта инглиз телендә аралашып, уртак телдә уртак фикергә килеп, гаилә кордык. Минем әти-әнием дә Кытай кызын алуыма  каршы булмадылар. Хатынымны баштан ук яраттылар. Хатыным да, әти-әниләре дә берничә тапкыр Татарстанда, Россиядә булдылар. Монда кунакка кайтырга бик яраталар. Хәзер алар да Татарстан, Россия тарихы белән горурланып яшиләр.

Кытайда үз эшеңне алып бару кыен булмадымы?

Һәр эшне башлап җибәрү кыен инде. Аннары нечкәлекләрен белеп, өйрәнә барасың. Миңа да баштарак авыр иде. Монда эшләгән кешеләргә комачаулык итмиләр. Салымнар юк.

Ленар Кытай гражданлыгы алмадыгызмы?

Кытайда чит ил кешләренә гражданлык бирмиләр. Ә улларым - Кытай гражданнары.

Сезнең гаиләдә кайсы халык ризыгына өстенлек бирелә?

Күбрәк Кытай ризыклары белән тукланабыз, әче ризыкларга өстенлек бирәбез. Милли ризыкларыбызны сагынганда уйгур кафеларына барып ашыйбыз, чөнки аларның ризыклары безнеке белән охшаш.

Киләчәктә кайда яшәргә җыенасыз?

Әлегә киләчәк турында әйтеп булмый. Хәзергә Татарстан белән элемтәләрне өзмичә, Кытайда яшәвебезне дәвам итәбез.

          Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев