Ландыш Нигъмәтҗановадан тәмле пончиклар рецепты
Шоу-бизнес

Ландыш Нигъмәтҗановадан тәмле пончиклар рецепты

Җырчы пончиклар пешерергә өйрәтә.

Рецепт: сөт – 250 мл, шикәр комы – 1 аш кашыгы, чүпрә – 10 г, он – 50 г. Кабарганнан соң, шул массага салабыз: 1 йомырка , шикәр комы – 50 г, сыер мае – 50 г, он – 500 г, тоз – чеметем, разрыхлитель – 1 чәй кашыгы.

20 минут тотабыз, әйбәтләп кабаргач, җәеп, пончиклар кисәбез, аннан соң, өстенә каплап, тагын кабартабыз. Пешергәндә мае әз булмасын! Пешерер алдыннан мае кызсын. 

Өстәлгә куйганда, шикәр пудрасы белән бизибез.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


йолдызлар тормышы

Нет комментариев