Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Мошенниклар мине дә кармаккка каптырмакчы булдылар бит!"

Укытучы Фидания Лерон үз фикерләрен язды.

- Җәмәгать, җүнсез бәндәләр (мошенниклар) мине дә кармаккка каптырмакчы булдылар бит әле. Бик күпләрдә гадәти телефон юк инде. Безнең телефон тора әле, кичә шуннан шалтыраталар, трубканы алуга, «Мама», – дип, ачыргаланып, бер кыз кычкыра. «Мама, я попала в аварию», – ди бу үкси-үкси. Мин, гадилегем белән, бу кыз каушавыннан номерны дөрес җыймый, дип уйлыйм (аннары гына башыма килде: әнисенең номеры телефонына кертелгән була бит инде, хәзерге заманда нинди номер жыю?). «Вы неправильно набрали телефон, вы ошиблись», – дим, чөнки беләм һәм шуңа күрә курыкмадым да: кызларым минем белән беркайчан да русча сөйләшми. «Нет, мама, я все правильно набрала, мама, авария», – дип кычкыра-кычкыра елый бу. «Нет, – минәйтәм, – мои дочери говорят на татарском», – дим. «Мама, я в аварию попала, а ты хочешь, чтобы я говорила на татарском?» – дип, елый-елый мине гаепли үк башлады бу! Мин татарчага күчтем: «Татарча сөйләш, татарча әйт, минем кызларым татарча сөйләшә!» –  дим! Татарча сөйләшә башлавыма түзә алмады, ташлады трубканы!

Туган телемә рәхмәт! Татар теле җиңде дошманны! Кызларым төрле хәлдә дә минем белән татарча сөйләшкәнне аңлыймыни ул юньсез! Татар телем телефон бәйләнчекләреннән дә коткара әле мине. Көн саен диярлек, я тәрәзә куябыз, я бушка сәламәтлегегезне тикшерәбез, дип шалтыраталар. «Әйе», дип, трубканы алгач, бер төртелеп калалар. Әмма сүзләрен дәвам итәләр. «Сезгә нәрсә кирәк, татарча сөйләшегез», – дип, тик кабатлап торам. Шуннан трубканы ташлыйлар. Яшәсен татар теле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары