Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Өлкәннәр игътибарлырак

Коронавирус белән авырганнан соң кан басымы «сикерә» башлады. Бер көнне сеңлем белән теш стоматология үзәгенә барган идек. Тешен дәвалагач аны машинага чыгарып утырттым. Үзем даруханәгә кермәкче идем. Кинәт кенә башым әйләнеп китте дә, аңымны җуеп егылдым. Борынымнан кан да киткән, билгеле, үзем хәтерләмим.

Ушыма килгәндә урамнан узып баручы өлкән яшьтәге апалар миңа торырга булыша иде. Аларга Аллаһның рәхмәте яусын. Аннары даруханәгә кердем. Анда эшләүче яшь кызлар йөземнең канга буялганын күрсәләр дә, ярдәм итәргә ашыкмадылар. Үзем сорап кирәкле медикаментлар алып, ярамны зарарсызландырдым. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә барып компьютер томографиясе үттем. Аллаһка шөкер, сынган җирләр юк, башка кан да саумаган. «Ковидтан соң, шулай егылып килүчеләр күп», – диделәр табиблар. Тәнемдә күгәргән урыннар да булмады.
Күптән түгел сөлек куйдырткан идем, әллә шуның файдасы тиде инде?! Бу егылудан соң миндә өлкән буын вәкилләренә карата ихтирам хисе тагын да артты. Берүк исән-сау булсыннар, кызганыч, яшьләргә әллә ни өмет юк. 


Розалия Хәмзина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш