Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ринас Әхмәтовның Чаллыда концерты ни өчен булмады?

Автор-башкаручы, бик күп көйләр авторы, шәһәрдәшебез Ринас Әхмәтовның 10 март көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында сольный концерты булырга тиеш иде.

«Алтын барс» һәм «Болгар милли музыка» премияләре лауреаты җырларыннан төзелгән беренче концерт буласы булган ул. Әмма билетлар сатылып бетмәү сәбәпле, «Мин яратам сине, тормыш» дип исемләнгән концерт булмыйча калды. Моның сәбәпләрен ачыклыйсы иттек.

- Концертка 25 танылган артист чакырулы иде. Билет сатылмауны Чаллы халкының аларга хөрмәте юк дип кабул иттем. Шуңа күрә «Концерт булмый. Чаллы халкы, рәхмәт», дип Инстаграм битемә язып куйдым. Һәрбер артист үз көче, мөмкинлекләреннән чыгып, бишәр, хәтта унышар көн дә концерт куя. Афәрин! Ә менә берьюлы 25 җырчы чыгыш ясарга тиешле чарага билет сатылмау – гаҗәп! Ярар, мин үзем генә булсам һәм үзем турында гына әйтсәм... Мин юкса атказанган, хәтта халык артистларын да чакырган идем...» – дип сөйләде Ринас. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы

2
X