Ришат Төхвәтуллин иң яраткан ризыгын әйтте
“Безнең профессиядә туклану бик мөһим урын алып тора», - ди җырчы.
Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин үзенең иң яраткан ризыгын әйтте. Бу хакта ул республикабызның танылган журналларының берсенә интервью вакытында сөйләде.
“Иң яраткан ризыгым – ул әнием пешергән бәлеш”, - дигән җырчы. Шулай ук Ришаттан гастрольләр вакытында ничек һәм кайда туклануы хакында да сораганнар.
“Безнең профессиядә туклану бик мөһим урын алып тора. Юлда кафелар да, ашханәләр дә бик күп, күңелең ни тели шул бар. Ләкин безнең төркемдә эшләүчеләр барысы да үзебезнең кызларыбыз пешергән ризыкларга өстенлек бирәләр. Аларга пешерү дә, сәхнәдә дә чыгыш ясау авырдыр инде, ләкин алар барысын да эшләргә өлгерәләр, безне тәмле, сыйфатлы ризыклар белән сыйлап торалар. Төркемебездә 10 егет, 3 кыз һәм без аларга бик рәхмәтлебез”, - дип белдергән Татарстанның атказанган артисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев