Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин ни өчен "Күңел" радиосына үпкәсен белдерде?

Әлегә сорауга җавап табар өчен, "Күңел" радиосының популяр алып баручысы Ришат Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек.

- Ришат, Ришат Төхвәтуллин сездә кунак булып чыккач, сторисына «Күңел»гә башка килмәм, ахры, дип язды. Зифа апа Нагаева кебек бирә белмиләр сорауларны, дип тә гаепләде. Нәрсә ошамады популяр җырчыга?

- Зифа Нагаеваның «Күзгә күз карашып» тапшыруы – студиядә озаклап сөйләшә торган телевизион тапшыру бит ул. Безнең бурыч – иртәнге эфирда җиңелрәк, шаянрак формада аралашу. Ришат Төхвәтуллин да искәрмә булмады. Яңа ел алдыннан килде ул.  Бәлки, безнең шаярып, шәхси тормышы турында соравыбыз ошап җитмәгәндер. Алай дисәң, жавап бирергә теләмәсә, ул бит әлеге сорауларны читләтеп тә үтә алган булыр иде. Бәлки, ул иртәдә кәефе булмагандыр. Шәхсән минем Ришат белән эфирда беренче тапкыр аралашуым түгел. Яшь җырчының иҗаты башланганда «Яңа гасыр» радиосында аннан беренче интервьюны да мин алдым. Алар продюсеры Рифат Фәттахов белән килгән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы

2
X