Шəhри Чаллы

"Рәхмәт, Ходай". Гүзәлиянең яңа җыры дөнья күрде

Автор–башкаручы, продюсер Гүзәлиянең “Рәхмәт, Ходай” җырына клибы дөнья күрде. Җыр клип геройлары соравы буенча язылган икән.

“Җырга көйне 5 минутта яздым. Сүзләре мине бык нык илһамландырды. Шигырьдәге хисләрне үзем аша үткәрдем. Җырны яздым да, сораучыма җибәрдем. Ике көн җавап алмагач, “ошатмадылар бугай” дип уйлаган идем. Шуннан җавап килеп төште. “Ике көн буе ирем белән еладык. Җырны үзең җырла да инде. Синең башкаруда нәкъ без теләгәнчә яңгырый,” - диде ул.  
“Миңа бу җыр туры килми бит, балаларым да юк,” - дидем. Әмма барыбер башкаруымны үтенде. Клипны күп еллар эшләгән команда белән төшердек. Сочи шәһәрендә. Чөнки геройларыбыз шунда яши. Клипта ир белән хатын, аларның әниләре һәм ике кызы төште,” - дип уртаклашты Гүзәлия.

 

Айзирә ИМАМОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: