Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Россиянең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы Рауза Иванованың юбилей күргәзмәсе ачылды

Чаллы картиналар галереясендә Россиянең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы Рауза Гапдракман кызы Иванованың юбилей күргәзмәсе ачылды. Ул рәссамның 65 яшьлек гомер бәйрәме һәм Республика көненә багышланган.

Экспозициядә сынлы сәнгать һәм графика белән ясалган картиналар тәкъдим ителә. Анда табигать күренешләре, чәчәкләр композицияләре, шәһәр киңлекләрен декоратив ысулда сурәтләнүен күрергә була. «Минем туган ягым» дигән картиналар сериясе дә урын алган.
Юбилее уңаеннан, аңа Республика һәм шәһәр күләмендә рәсем сәнгатенә керткән зур хезмәте өчен Чаллы мәдәният идарәсенең «Рәхмәт хаты» тапшырылды. Бәйрәмгә юбилярның якын дуслары, хезмәттәшләре – Факил Гәйфетдинов, Мария Фадеева, Чулпан Шәрифуллина һәм башкалар килде. Укучылары, туганнары да Рауза ханымны котлады.
Бәйрәмне тагын да ямьләндереп Илсөяр Зарипова җыр башкарды. 
Рауза Гапдракман кызы Иванова 1956 елны элек Сарман районына кергән, хәзер Тукай районы Хуҗи авылында дөньяга килгән. 1978 елны Лениногорск педагогия училищесын, 1987 елны Чебоксар педагогия институтын тәмамлаган. Чаллының беренче санлы сәнгать мәктәбендә, Чаллы Дәүләт педагогия институтында укыта. Хәзерге көндә лаеклы ялда, әмма остаханәдә әле дә эш гөрли. «Өлкәннәр университеты» укучылары белән эшли ул.
«Әле бүгенгедәй хәтеремдә, резин итекләремне киеп, обоиларга ясалган рәсемнәремне җыйнап Казан училищесына юл тоттым. Ул вакытта башкалага «кукурузник» дип аталган самолетта оча торган идек. Ишеп яңгыр ява. Училище ишек төбенә җиткәнче итек эченә кадәр яңгыр суы тулды. Баскан саен «лоштыр»дый. Алмашка берни дә юк. Шул килеш кабул итү комиссиясенә юл тоттым. Буе белән обоиларымны сузып салдым. Комиссия әгъзалары бер-берсенә карашып алды. Шуннан миңа: «Ясау техникагыз юк. Без рәсем мәктәбе бетергәннән соң гына кабул итәбез. Шулай да сезнең фантазиягез көчле. Рәсем мәктәбендә шөгыльләнсәгез, укырга керергә шансыгыз бар», - дип әйтеп җибәрделәр. 
Белгечләрнең сүзен тыңлап, Казанда рәсем мәктәбенә йөри башладым. Бер әбигә фатирга кердем. Туганнарым да, танышларым да юк иде ул шәһәрдә. Паспорт белән соңгы акчамны урладылар шулчак. Гади авыл баласы бит инде, ышанучан халык. Чаллыга кайтып китергә мәҗбүр булдым. Тегендә - монда йөрмим дип, почта бүлегенә эшкә урнаштым. Әмма җиңелсәм дә, сынмадым. Икенче уку елына Лениногорск педагогия училищесына укырга кердем», - дип искә ала Рауза ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат йорты шәхес