Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдиновны Башкортостанга чакырганнар

Җырчы нинди карар кабул иткән?

Популяр эстрада җырчысы Руслан Кираметдинов җәйге ялны тамашачылары белән бергә уздырырга булган. 

Бу атнада ул үзенең иҗат төркеме белән Башкорстанда Агыйделдә пароходта йөргән. Билгеле инде җырчы үзе ял итмәгән, тамашачыларга үзенең иң матур җырларын бүләк иткән.

«Башкортостанда теплоходта җырлы сәяхәтләр популяр. Анда гаилә атмосферасы. Кешеләр җырчы белән якыннан аралашалар, фотоларга төшәләр. 
Руслан Кираметдиновны да бик яраттылар.

Моңлы, дәртле җырларына кушылып җырладылар, биеделәр. Киләсе атнада тагын үзләренә чакырдылар. Аллаһы боерса, тамашачыларга матур җырлар бүләк итәрбез», – диде җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин «Шәһри Чаллы» журналистына. 

Фото Айдар Сәфәргалиннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

24

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Илмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов