Салават Фәтхетдиновка  - орден
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдиновка - орден

Бер төркем иҗат әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Уфада Башкорт корылтае булды. Анда бер төркем иҗат әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында халкыбызның яраткан җырчысы, Тәтешле районы Аксәет авылында туып-үскән Салават Фәтхетдинов та бар. 

Башкорт корылтаенда республика Президенты Радий Хәбиров Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновка «Халыклар дуслыгы" ордены тапшырды. 


шоу бизнес

Нет комментариев