Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Укол кадасыннар иде

Мин яман шеш авыруы белән интегәм. Ашау-эчүем дә бетте. Тәнем һәм җанымның авыртуына чыдар хәл юк. Уколдан уколга кадәр газап чигәм.

Минем газапларымны күреп. Якыннарым да тилмерә. Мин үлемемне көтеп яшим. Башка төрле уйлар килә. Авыру эт-песиләрне укол кадап, йоклаталар. Нигә безнең кебек интегүчләргә, укол кадап, үләргә булышмыйлар икән? Минемчә, онкологиянең соңгы стадиясендәге кешеләр берсе дә моңа каршы булмас иде. Танышларым Мәскәүдә яман шешнең соңгы стадиясендәге кешеләрне, газаптан коткару өчен, ясалма комага җибәрелүләрен ишеткәнем бар иде. Татарстан табиблары, депутатлар безнең фикерне ишетсеннәр иде.

Фаиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш