Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Яңа ел өстәле өчен нәрсә әзерләргә?

Яңа 2022 ел өстәле өчен рецептлар сайлаганда, күбрәк ит ризыклары булганны сайлагыз. Юлбарыс ул ерткыч, шуңа күрә нәкъ менә шундый өстәл аның өчен бик кулай булачак.

Әйтик, Дуңгыз яисә Үгез елында ниндидер ризыклар өстәлгә куярга ярамады (мәсәлән, дуңгыз яки сыер ите ашамлыкларын өстәлгә куярга катгый тыелды), ә бу елда исә төрлелек хуплана. Салатлар, кабымлыклар, иттән ашамлыклар, тутырылган кош-корт ризыклары – болар барысы да бик урынлы булачак. Мультиваркада дөге белән тавык әзерләү, шулай ук французча һәм караҗиләк соусында ит  пешерү кебек рецептларга игътибар итәргә киңәш итәбез.
Яңа ел төнендә өстәлгә күп кенә җиләк-җимеш тә кую бер дә артык булмас. Бигрәк тә мандарин, әфлисун, хөрмә, ананас булса – тагын да әйбәтрәк. Барлык яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кызгылт сары һәм сары төстә булса аеруча уңайлы булыр. Чәй тәмнәре һәм торт кую да – өстәлгә муллылык өстәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт