Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов: "Яшәүнең нинди зур бәхет һәм бүләк икәнен аңладым"

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның каты авырап, хастаханәдә ятуын язган идек. Аны хәле бераз әйбәтләнгәч, Ришатны өенә дә чыгарганнар. Хәзер җырчының хәле ничек? Бу турыда ул үзе сөйләде.

Хәлсезлектән интегеп, кая барып бәрелергә белми йөрдем, бөтен тәнем, һәр күзәнәгем сызлады бугай минем… Температураны ни белән дә төшереп булмады. Ни булса да, мунча әзрәк хәл кертер дип, концертта тамашачы бүләк иткән себерке белән чабынып, мунча кереп чыктым. Чәй дә тамактан узмады, суларга кыен була башлады. Ятып торыйм әле дип урынымнан торып киткәч, күз алларымны томан каплады. Колакта Тәтишкамның: "Ришат, уян!", – дигән сүзләре генә яңгыраганы истә.

Аңга килгәч, сөйләшүләр буенча, больницада икәнемне аңладым, ләкин күзләрне никтер ача алмадым, әйтерсең лә кемдер кысып тотып тора иде, бу дөньяны күрсәтәсе килмәгән төсле. Тән әрни, йөрәк әрни. Күңелемнән: "Ахырым шушы микән лә минем?" – дип уйлап куйдым. Каршыма әни сурәте басты, ул миңа елмаеп: "Улым, догамнан ташламыйм, син бирешмә!" – диде һәм югалды.

Еракта Тәтишкамның врачлар белән сөйләшүе ишетелә: "Әле яши, Алла бирса!"

Шушы мизгелдә мин иң бәхетле кеше икәнемне аңладым: инде мәрхүмә булса да, әнием дә догада тора икән, Тәтишкам да янымда.

"Әлбәттә яшим! Әле күпме җырлыйсы җырларым бар! Гомерем буе үз халкыма хезмәт итәсем бар, изге эшләр кыласым бар, менә күзләремне генә ачыйм да!"

Ачтым... Яшәүнең нинди зур бәхет һәм бүләк икәнен аңладым. Бөтенләй яңа көч тойдым үзәктә. Яшәрмен! Яшьнәрмен!

Сездән килгән изге теләкләрне укып, ир-ат булсам да, еладым. Мин әле шулкадәр кешегә кирәк булганда, ничек инде ташлап китәсең бу якты дөньяны! Һәрбер хатта җылылык, минем өчен борчылу...

Телефон берөзлексез шалтырап торды, бер уйламан кешеләр миңа, бар эшен ташлап, ярдәмгә килергә омтылды. Тормышымның иң кадерле мизгеле, яңадан тудым! Һәрберегез каршында баш иям!

Гомер бер уйламаганда өзелергә мөмкин икән, шуңа күрә, тагын да ныграк эшләвемне дәвам итәрмен, татарымның милли хәзинәсен баету, тарихта үз эземне калдыру өстендә эшләрмен. Терелеп кенә бетим, май аенда концертымда күрешербез, Алла бирса! – дип яза Ришат Фазлыйәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы